-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь 2021, 10:30

Тулы әзерлек белән!

Бүген Бөтенрусия халык исәбен алу башланды.

Тулы әзерлек белән!
Тулы әзерлек белән!
Кырмыскалы районы Мәдәният сараенда бу мөһим кампания алдыннан исәп алу участоклары контролерлары өчен укулар оештырылды.

Уфа шәһәрендәге 2нче Дәүләт статистика бүлегенең Кырмыскалы районы буенча баш белгеч-эксперты Әлфия Әхмәдуллина һәм исәп алу буенча вәкаләтле вәкил Эльвера Шакирова район буенча бүленгән 16 исәп алу участогы контролерларына Бөтенрусия халык исәбен алуның төп методик һәм оештыру кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук эш тәртибен аңлаттылар һәм планшетларга белешмәләрне тутырырга өйрәттеләр. Видеороликта барысы да аңлашыла кебек, ләкин планшетларны кулга алып эшли башлаганда, әлбәттә, сораулар да туа. Шуларга белгечләр тулы җавап бирде һәм киләчәктә дә килеп туган сораулар белән теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип белдерде.
Мөһим кампания алдыннан районда байтак эш күләме башкарылды, әзерлек җитди барды. Контролерларга да бу көнне тәү чираттагы мөһим бурычларны аңлаттылар. Укулардан алган белемнәрен җанисәп барышында да камилләштерергә туры киләчәк. Мондый семинарлар, шулай ук исәп алучылар өчен, әле алда да оештырылачак. Ә әлеге вакытта контролерлар үзләренең участоклары буенча йөреп, адреслар исемлеген тикшерүне дәвам итә. Карталар 2019 елда ук төзелгән, исәп алу кампаниясе эпидемиологик хәл сәбәпле берничә тапкыр кичектерелеп килде, ә бу чорда байтак үзгәрешләр булды. Әлбәттә, адреслар исемлеге белән эш даими алып барыла. Ләкин көн саен диярлек яңа йортлар файдалануга тапшырыла, кайбер искеләре сүтелә – боларның барысын да исәпкә алырга кирәк.
Эльвера Фрил кызы билгеләвенчә, контролерларның барысы да тәҗрибәле – узган кампанияләрдә, шул исәптән Авыл хуҗалыгын исәпкә алуда да катнашканнар. Шуңа аңлашылмаучылыклар тумаска тиеш, ди.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: