Башкортстанда Уфа трамвай-троллейбус заводы базасында (УТТЗ) троллейбусларның яңа заманча модельләрен җитештерүне эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәҗрибәле техника үрнәге үзенчәлекләре белән танышты. Инвестицион проект кысаларында Уфа предприятиесендә проектланган "Горожанин" маркалы троллейбус һәм электробусның гибриды турында сүз бара. Яңа модель үзенчәлекләренең берсе - өстәмә аккумуляторлар хисабына контакт челтәренә тоташмыйча 30 километрга кадәр автоном хәрәкәт итү мөмкинлеге. Бу юл киртәләрен һәм зарарсызландырылган яки зарарланган сызыкларны әйләнеп узарга мөмкинлек бирә.
Батареяларның эшләү вакыты - 7 ел.
Машина опцияләре исемлегендә - пассажирларга мәгълүмат бирү системасы, кондиционер, тышкы һәм эчке видеокүзәтү камералары, электрон гаджетлар өчен USB-зарядкалар. Яңа техника инде кирәкле сынаулар уза һәм рөхсәт документларын алганнан соң, башкала предприятиесендә серияләп чыгарылачак. Республика Уфа һәм Стәрлетамак өчен 2022 елда 45 яңа машина җитештерүгә контракт төзеде.