+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2021, 14:50

Исәп алучылар әзер!

Илебездә мөһим кампания – Бөтенрусия халык исәбен алу башланды.Кырмыскалылар да аңа җитди әзерлек белән керде.

Исәп алучылар әзер!
Исәп алучылар әзер!
Әлеге вакытта исәп алучылар өчен укулар оештырылды. Өч көн дәвамында алар төркемнәргә бүленеп, махсус программалы планшет ярдәмендә эшләргә һәм электрон исәп алу кәгазьләрен дөрес итеп тутырырга өйрәнә. Ә инде 18 октябрьдән алар төп эшләрен – йортлар буйлап йөреп, исәп алуны башлап җибәрәчәк.
Моңа кадәр, шулай ук исәп алу кампаниясе барышында теләге булган һәр кеше стационар участокларга килеп анкета тутыра ала. Исәп алуның беренче көнендә үк дистәләгән кеше үз бурычларын үтәде дә инде. Бүген дә кырмыскалылар активлык күрсәтә. Әйткәндәй, стационар участоклар Кырмыскалы авыл биләмәсе хакимияте, Күпфункцияле үзәк һәм Авыл хуҗалыгы идарәлеге биналарында урнашкан.
Шулай ук 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) исәп алу битләрен һәркем үзаллы тутыра ала. Биредә үзеңне генә түгел, гаиләңнең барлык әгъзаларын да теркәргә мөмкин. Онлайн теркәүдә катнашучы санлы код ала. Исәп алучы йортка килгән очракта, әнә шул кодны күрсәтү дә җитә.
Исәп алучылар перчатка, маска, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителде. Аларны тану да авыр булмаячак. Беренчедән, алар шул авылда яшәүче һәм эшләүче кешеләр. Шулай ук исәп алучыларны киемнәре дә танытып тора: “Всероссийская перепись 2020" дигән тамгалы зәңгәр шарфтан, зәңгәр жилеттан киенәчәкләр, кулларында "Росстат" дип язылган портфель һәм планшет була. Әлбәттә, исәп алучыларның үзләре белән таныклыклары һәм паспорты булу да мөһим.
Җанисәп Русия халкы, ил төбәкләрендә демографик, социаль, икътисади хәл турында Хөкүмәткә статистик мәгълүмат җыярга ярдәм итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча һәр төбәк, өлкә, шәһәр, авыл үз халкының составы һәм саны турында төгәл мәгълүмат алачак. Әлеге мәгъ¬лүматлар нигезендә ун ел дәвамында карарлар кабул ителәчәк, шул исәптән, конкрет проблемалар буенча да. Ниһаять, халык исәбен алу – ул ил елъязмасы, аның тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, бездән соң яшәячәк буыннарга да кирәк. Шуңа мөһим кампаниядән читтә калмыйк, дуслар! Киләчәгебез – үзебезнең кулда.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: