+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2021, 13:00

Киноэкипаж Җиргә кайтты

Бүген иртән актриса Юлия Пересильд һәм режиссер Клим Шипенко космонавт Олег Новицкий белән бергә 12 көн Халыкара космик станция (МКС) бортында булганнан соң, җиргә кайттылар.

"Союз МС-18" космик корабының аппараты Казахстан даласына төште. "Роскосмос"та орбитадан кайткан киноэкипажның хәле яхшы, дип хәбәр иттеләр.

Киноэкипаж орбитада 12 көн дәвамында «Вызов» фильмы төшерде.

Исегезгә төшерәбез, Юлия Пересильд һәм Клим Шипенко космонавт Антон Шкаплеров белән бергә 5 октябрьдә «Союз МС-19» корабы бортында МКСка килеп җиттеләр, ә Юрий Гагарин хөрмәтенә аталган «Союз МС-18» белән җиргә кайттылар.

Алар космоста фильмның 30-40 процентын төшергән. Фильм шәфкать туташының космонавтларны коткаруы турында булачак.

Фото: vesti.ru

Киноэкипаж Җиргә кайтты
Киноэкипаж Җиргә кайтты
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: