+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2021, 13:15

Тагын 18 кеше - метанол корбаны

Күптән түгел Ырынбур өлкәсендә ялган аракы белән агуланудан 35 кеше үлгән иде.

Бу юлы Екатеринбургта Ботаника базарында сатылган легаль булмаган хәмер белән агуланудан 18 кеше үлгән. Метил спирты белән агулану факты буенча Җинаять кодексының 238 мәддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу җинаять өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга сүзләренә караганда, 7 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Екатеринбургның Чкалов районында кемнәрдер сатып алучыларга гомер өчен куркыныч тудыручы метил спиртын саткан. Күрсәтелгән сыекчаны куллану нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак була.

Тикшерүчеләр һәлакәт урынын карап чыккан һәм тентүләр үткәргән, хәзер шаһитлардан сорашалар, экспертизалар билгеләнгән. Агулы эчемлек сатучыларның шәхесе ачыкланган.

Фото: lenta.ru

Тагын 18 кеше - метанол корбаны
Тагын 18 кеше - метанол корбаны
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: