Гөлнара Илдус кызы Шәрипова - Дүртөйле районының ихтирамга лаек табибларының берсе. Менә ике дистә елга якын ул Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеген җитәкли.
- Коронавирус инфекциясе хакында сөйләгәндә, шуны әйтү кирәк: бу бик мәкерле чир, вакытны сузып, табибка мөрәҗәгать итми йөрү бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Хроник авырулардан җәфаланучылар, өлкән яшьтәгеләргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу зарур. Шул ук вакытта коронавирус хәзер “яшәрде”, аның төрле мутацияләре барлыкка килде: ул хроник сырхаулары күп булган картларны гына түгел, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрне дә аяктан ега, гөрләтеп дөнья көтәр чакларында гомерләренә нокта куя.
Белгеч әйтүенчә, бүген Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә таҗлы вирус йоктыручыларны дәвалау өчен барлык шартлар да тудырылган. Үпкәләрне төшерү өчен өр-яңа компьютер томографы урнаштырылган, үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары бар, кислородка тоташтыру җиһазлары да җитәрлек, дарулар тәэминаты яхшы.
Районыбыз һәм шәһәребездә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадау дәвам итә, - ди табиб. - Иммунлаштыру - әлеге хәвефле авыруны кисәтүнең иң ышанычлы юлы. Кадатыйммы икән прививканы, юкмы дип икеләнеп йөрү дөрес түгел. Кадатырга кирәк! Вакцина ясатучылар ковид эләктерсә дә, аны җиңелрәк үткәрүе күптән билгеле.
Вакцина ясатудан читләшеп йөрүчеләрнең бик кызганыч хәлгә калып, реанимациягә эләгүенә без, табиблар, көн дә шаһит булып торабыз. Барлык булган мөмкинлекләрне, даруларны, җиһазларны кулланып дәвалаганда да, мондый пациентларның бөтенесен дә үлем тырнагыннан йолып алып калып булмый шул. “Их, нигә вакытында куркыныч инфекциягә прививка ясатмадылар икән?” - дип гаҗизләнергә генә кала. Йогышлы авырулар бүлегендә егерме еллап эшләү дәверемдә бу кадәр күп үлем очраклары белән очрашканым юк иде.
Дуслар, үзегезнең һәм якыннарыгызның гаиләләрен үлемечле инфекциядән саклагыз!
Фото: Г. Шәрипова архивыннан