+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2021, 10:45

Вакциналану турында белешмәсе булмаган

 Өлкән яшьтәге хатын Күмертау-Уфа рейсы буенча шәһәрара автобусында вакциналау узуын раслаучы документларсыз гына барырга омтыла. 

Вакциналану турында белешмәсе булмаган
Вакциналану турында белешмәсе булмаган
Шул ук вакытта ул вокзал хезмәткәрләренең автобустан чыгып китү турындагы таләпләренә игътибар итми, шул рәвешле җәмәгать транспорты җибәрүне тоткарлый.

Низагны хәл итәргә чакыруга килгән патруль-пост хезмәткәрләре булышкан, дип хәбәр иттеләр республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Башкортстан Башлыгының коронавирус буенча Указын бозучы апакай полиция бүлегенә китерелген, анда аңа карата административ эш кузгатылган. Ул 2-4 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Искәртеп узабыз, 12 октябрьдән Башкортстанда коронавирус буенча яңа чикләүләр үз көченә керде. Хәзер шәхси милектә булган сәүдә үзәкләрендә, музей, күргәзмәләр залларында, китапханәләрдә, театрларда, кинотеатрларда, концерт залларында, мәдәният йортларында (сарайларында) булганда, шулай ук шәһәрара автобусларда һәм «Орлан» шәһәр яны поездында барган вакытта вакциналану турында сертификат яки Covid-19 авыруын үткәрү турында белешмә күрсәтергә кирәк.

Күңелсез хәлләргә юл куймас өчен, республика халкына һәрвакыт үзе белән сертификат яки белешмә йөртү зарур.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: