-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 10:14

Балалы гаиләләргә - 1 миллион сум!

Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән билгеләнгән әлеге түләүләрне якын арада кемнәр алачак?

Балалы гаиләләргә - 1 миллион сум!
Балалы гаиләләргә - 1 миллион сум!

Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче гаиләләргә өченче яисә аннан соң туган бала өчен бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр Кремль сайтында.

Ул Хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр бер тапкыр бирелә торган әлеге социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты.

Акчаны Ерак Көнчыгыш федераль округында ЗАГС органнарында бала тууны теркәгән гаиләләр ала алачак. Акчаны регионда торак сатып алуга, яки аны төзүгә киткән чыгымнарны түләүгә юнәлтергә мөмкин була. Әлеге социаль ярдәмнең гамәлгә ашырылуы өчен җаваплы итеп Президент Премьер-министр Михаил Мишустинны билгеләде.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: