+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 20:32

Ковид һөҗүме дәвам итә

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 78 137гә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 664 кешедә инфекция ачыкланды.

Ковид һөҗүме дәвам итә
Ковид һөҗүме дәвам итә

Әле республика дәваханәләрендә 961 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 601 пациент 60 яшьне узган. 47 кеше авыр хәлдә, 17 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 410 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 485 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 2458 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 67 571.
Тәүлек эчендә тагын 35 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте. Республикада бу инфекция корбаннары саны 2195кә җитте. Аларның 1 881е 60 яшьне үткән булган.

Тәүлек эчендә 283 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 270 кеше пневмониядән савыккан.

Республикага Covid-19дан 1 910 449 доза вакцина кайтарылган. 1 263 998 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 5 271 кеше прививка ясаткан.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: