+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 18:42

️Машина йөртүчеләр игътибарына!

Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре һава шартларының начараюы сәбәпле, юлларда игътибарлы булырга кирәклеге турында исегезгә төшерә, кышкы резина булмаганда, ерак араларга баруны мөмкин кадәр кичектерергә киңәш итә.

️Машина йөртүчеләр игътибарына!
️Машина йөртүчеләр игътибарына!

Якындагы тәүлектә һәм берничә көндә республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак. Яңгыр көтелә, аерым районнарда кар катыш булырга мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык, таулы районнарда вакытлы кар катламы урнашырга мөмкин. Күренешнең начараюы 1-2 чакрымга кадәр.

Автомобильчеләргә үз транспортын техник төзеклеккә тикшерү турында алдан кайгыртырга, җәйге резинаны кышкы чоргыга алыштырырга кирәк.⠀

Юл хезмәтләре юлларда сак булырга, тизлек режимын, хәвефсез дистанцияне үтәргә, тәртипсез маневрлар ясаудан баш тартырга чакыра.

Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм телефоны - 112.
Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе эшли торган диспетчеры телефоны : 8-927-955-11-00.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: