-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 09:56

Һәркем өчен мөһим вакыйга

Борайлылар илкүләм кампанияне ныклы әзерлек һәм зур җаваплылык белән каршылады.

Һәркем өчен мөһим вакыйга
Һәркем өчен мөһим вакыйга

Борай районында җанисәптә 40 исәп алучы һәм 7 контролер эшли. Районга 54 планшет бирелгән. Һәр исәп алучы анда эшләргә өйрәтелгән, алар махсус укулар үткән, эш үзенчәлекләрен белә.

— Халык санын алу чорында җәмәгать тәртибен, мәгълүмат җыю һәм тапшыру белән шөгыльләнүче кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, исәпкә алу техникасын, документларны саклау мөһим. Бу җәһәттән һәр авылның участковыйлары белән эш итәчәкбез. Шулай ук, шикле адресатларга бару да участковыйлар белән бергә башкарылачак. Исәп алучыларны киемнәреннән танырга мөмкин. Алар “ВПН-2020” символикасы булган жилет кигән, шарф һәм сумка таккан булырга тиеш, – ди Борай районында халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Зөлфия Моратова.
Быел сорауларга “Дәүләт хезмәтләре” порталында электрон рәвештә мөстәкыйль җавап бирү мөмкинлеге дә бар. Шулай ук исәп алу участокларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләрдә дә исәп алу оештырылган.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Борай районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: