-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 20:28

Сертификатың белән паспортың да булырга тиеш!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Сертификатың белән паспортың да булырга тиеш!
Сертификатың белән паспортың да булырга тиеш!

Указның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 25 октябреннән 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ваклап сату базарларына (авыл хуҗалыгы һәм махсуслаштырылган азык-төлек базарларыннан тыш) COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, яки соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырганлык турында белешмә булганда гына керә ала.

2021 елның 1 декабреннән шундый ук документларны санатор-курорт оешмаларына урнаштырганда да тапшырырга кирәк. Ә профилакторий, пансионатлар һәм ял йортлары COVID-19га каршы вакциналау турында гына сертификат кабул итәчәкләр.

Элек кертелгән чикләүләр дә гамәлдә булуын дәвам итә. Шул ук вакытта, тиешле сертификатлардан яки белешмәләрдән тыш, халык паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтергә тиеш.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башка профильле ведомстволар белән берлектә үзизоляция режимында булган халыкка ярдәм күрсәтү буенча Координация үзәге эшен яңадан башлап җибәрә һәм аларга тиешле социаль хезмәтләр күрсәтәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: