Башкортстан Прокуратурасы «җенси характердагы көчләү гамәлләре» мәддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.
Күзәтчелек ведомствосының башлангыч мәгълүматлары буенча, быел 14 октябрьдә Бүздәк районының Уртакүл авылында билгеле булмаган ир үз автомобиленә 8 яшьлек кызны утырткан һәм сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган. Бу хәл турында балигъ булмаган бала әти-әнисенә сөйләгән.
Хәзер тикшерү органнары бу очракның хәл-шартларын ачыклый һәм шикләнелүчене тотуга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
"Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе "ундүрт яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иргә 35-40 яшь, уртача гәүдәле, кара кыска чәчле. Яшел төстәге камуфляж формасы кигән. Көмеш төсле «Лада Ларгус» автомобилендә йөри.
Фото:«Башинформ»