-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 октябрь 2021, 14:55

Путин озайлы ялларны хуплармы?

Президент Владимир Путин бүген Министрлар Кабинеты белән киңәшмә уздырачак, анда илдә COVID-19га каршы чаралар һәм Хөкүмәт әгъзаларының тугыз көн ял кертү мөмкинлеге турындагы тәкъдиме буенча фикер алышыначак.

Бу хакта Кремль пулы журналисты Дмитрий Смирнов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

19 октябрьдә Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, кайбер төбәкләр өчен ял көннәрен 23 октябрьдән кертергә кирәк.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тәкъдимне хуплады.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, Владимир Путин чикләү чаралары буенча оператив штабның һәм Министрлар Кабинетының чыгышларын тыңлаячак. Карарны кабул итү белән аны бастырачаклар.

Соңгы тәүлек эчендә Русиядә коронавирусның 33 740 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы пандемия башыннан 8 060 752 очрак теркәлгән. Шулай ук Русиядә ковидтан тәүлеклек үлемнең яңа рекорды куелган - 1015 кеше вафат булган.

Фото: Kremlin Pool

Путин озайлы ялларны хуплармы?
Путин озайлы ялларны хуплармы?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: