Башкортстанда халык исәбен алучылар Бөтенрусия җанисәп алу турында шәхси аккаунтлар ярдәмендә актив хәбәр итә һәм кызыклы күзәтүләр белән уртаклаша.
Исегезгә төшерәбез: Бөтенрусия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Караидел районыннан хат ташучы Юлия Бланк үз аккаунтында ассызыклаганча, караиделлеләр халык санын алуның бөтен әһәмиятен яхшы аңлый. "Бүген мин адресларның берсе буенча килгәч, биредә яшәүчеләр үзләренең карантинда булуы турында әйтте. Мин аларга телефоннан аша да халык исәбен алуда катнашырга мөмкинлеген әйттем, алар бик теләп ризалашты. Шулай итеп, мин биш кешедән торган күпбалалы гаиләне телефон аша яздырдым», - ди исәп алучы.
Күп кенә халык санын алучылары социаль челтәрләрдә әлеге вакыйганың мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклый. Шуларның берсе - Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче Анна Дунюшкина.
"Халык санын алу - ил тарихына кертеләчәк мәгълүмат. Бу яңа социаль һәм икътисади программалар эшләү нигезе дә булып торачак", - дип билгеләде Анна.
Фото: bashinform.ru