+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь 2021, 09:35

Оперштаб карарлар кабул итте

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә – COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру һәм 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимын кертү.  

Оперштаб карарлар кабул итте
Оперштаб карарлар кабул итте

– Бүген Русия Президенты Владимир Владимирович Путин ил Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эштән туктап тору көннәре чорын игълан итү башлангычын хуплады, – диде Радий Хәбиров һәм Башкортстан территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үткәнчә, республикада COVID-19 авыруы белән хәл авыр, әмма тотрыклы. Вакциналау темплары акрынлап арта, алар буенча Башкортстан илдә лидер-тобәкләр бишлегендә тора. Узган тәүлек эчендә 36 886 кеше прививка ясаткан, шуларның 22 561е – беренче компонент белән. Республикада беренче компонент белән, гомумән, 1 479 634 кеше прививка ясаткан, 1 274 766 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.

— Республикада 145 вакциналау пункты эшли. Уфадагы мобиль пунктлар «Торатау» Конгресс-холлында, «Башкирия» лайфстайл-үзәгендә, «Планета» һәм «Карусель» сәүдә үзәкләрендә урнашкан, – дип искә төшерде Максим Забелин. - 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эштән туктап тору көннәре кертү — бик мөһим һәм үз вакытында хәл ителгән. Бу социаль зарарлану чылбырын өзәргә, ә медицина оешмаларына коронавирус белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар һәм запаслар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Оперштаб утырышында шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән төбәктә вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.

21 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтүне көчәйтү өчен социаль хезмәткәрләр аларны йөреп чыгачак, сәламәтлек торышын һәм өстәмә ярдәм күрсәтү кирәклеген аныклячак.

Штаб эше нәтиҗәләре буенча, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булган чордан тыш, өстәмә эш көннәре кертү планлаштырылмый, дигән карар кабул ителде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: