+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь 2021, 16:15

Сак булыгыз: бозлавыклар башлана!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада начар һава торышы турында кисәтә.

Сак булыгыз: бозлавыклар башлана!
Сак булыгыз: бозлавыклар башлана!
Якын көннәрдә аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә җепшек кар явачак, алар электр чымнарына һәм агач ботакларына ябышачак, юлларда бозлавык булачак.


Көндез бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк.


Төнлә һава температурасы -3,+2 градус, көндез +6,+11 градуска кадәр җылыта. Төнлә кар яуганда юлларда күрү мөмкинлеге начараячак.


Уфада, шулай ук, аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә җепшек кар явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Көндез бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә секундына18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә 0, көндез +8, +10 градус җылы булачак.
 


Фото: new.vse42.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: