-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 20:20

Чүп-чарны аерым җыю отышлы

Башкортстан 13 миллион сумга контейнерлар сатып алачак.

Чүп-чарны аерым җыю отышлы
Чүп-чарны аерым җыю отышлы
Башкортстан 13 миллион сумнан артык акчага калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алачак.
 
Русия Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән акчага 7 шәһәргә — Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай, Күмертау, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләренә контейнерлар кайтарылачак.

Бүген республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча 20 комплекс эшли, алар ярдәмендә каты көнкүреш калдыклары күләменең 40 проценты эшкәртелә.
 
Благовещен районында органик коммуналь калдыкларны компостлаштыру буенча 6 участок һәм ПЭТ-шешәне икенчел эшкәртү заводы төзү планлаштырыла.
Башкортстан Хөкүмәте балалар арасында чүп-чарны аерым җыярга өйрәтүне актив популярлаштыра — республика балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең 70 проценттан артыгы махсус контейнерлар белән җиһазландырылган, даими рәвештә тематик экодәресләр үткәрелә.

Тулаем алганда, Русия буенча 2024 елга барлык капларның 50 проценттан артыгын эшкәртү планлаштырыла.

 
Фото: utv.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: