- Кабул итү вакытында дәүләт комитеты хезмәткәрләре эшкуарларга актив консультация ярдәме күрсәтте. 200гә якын гариза кабул иттек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең эшкуарларның күп кенә кызыклы идеяләре бар – гадәти булмаган туристик маршрутлардан алып туристлар өчен мобиль кушымталар һәм аудиогидлар. Үз районнарыннан килгән эшкуарларны яклап чыккан муниципаль хакимиятләр дә актив булды. Конкурс тәмамланганнан соң без башка төр ярдәм дә алырга мөмкин булган проектлар базасын булдырырга планлаштырабыз. 15 ноябрьгә кадәр һәр конкурс буенча комиссия тарафыннан барлык гаризалар да каралачак, - дип шәрехли Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.
Конкурслар Башкортстан Республикасында эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә, туристик маршрутлар эшкәртү һәм төзекләндерүгә, кунакханәләрне модернизацияләүгә һәм җиһазлауга, тиз төзелә торган модульле конструкцияләр (глэмпинглар) булдыруга һәм үстерүгә, шулай ук геопарклар территорияләрендә этнокомплекслар һәм глемпинглар төзү буенча инвестиция проектларын тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Финанс ярдәме эшкуарларга туристлык маршрутларын эшләргә, балыкчылык-аучылык булдырырга, кунакханәләр төзергә, модернизацияләргә, этнокомплекслар һәм кунак йортлары төзергә, глэмпинглар урнаштырырга, туклану нокталары ачарга, ярминкәләр һәм экомаркетлар үткәрергә ярдәм итәчәк. Башкортстан Хөкүмәтенең 2021 елның 1 июлендәге 325нче карары буенча Башкортстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмын үстерүгә юнәлтелгән җәмгыять һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм итүгә чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә бәйле барлыгы йөзгә якын гариза килгән.
Фото: pravitelstvorb.ru