-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2021, 11:40

Зарланучылар саны кими

Уфада торак-коммуналь хуҗалык системасы эше буенча шәһәр колл-үзәге эшен дәвам итә.

Зарланучылар саны кими
Зарланучылар саны кими

Аның белгечләре 13,5 меңнән артык шалтырату кабул иткән.


Уфалылар җылылык бирү, артык кызу ягу, җылылык өчен түләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Октябрь башыннан җылылык бирү буенча гаризалар саны кимү тенденциясе күзәтелә. Үз чиратында, түләү документлары керә башлагач, түләүләр буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан.

- Элек, күп дигәндә көненә 1300гә кадәр гариза керә иде. Соңгы атнада тәүлегенә 200дән артык мөрәҗәгать теркәлә. Якын арада кире элемтә сервисын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ул вакытта роботлаштырылган система мөрәҗәгатьләре инде эшләнелгән гражданнарга шалтыратып, гаризаларны үтәү сыйфатын ачыклаячак, – дип хәбәр итте башкала хакимиятенең шәһәр тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Антон Тристан.

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта колл-үзәк штатында 49 кеше эшли. Шалтыратулар районнар хакимиятләре, ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар белән берлектә эшкәртелә. Сорау идарәче оешма хезмәткәренең урынга чыгуын таләп иткән очракта, гаризалар район хакимиятләре штабларына үтәлүгә җибәрелә.

Еш кына, бер үк адрес буенча берничә тапкыр барырга туры килә. Бу, мәсәлән, системага җыелган һаваны чыгару вакытында шулай була.

Исегезгә төшерәбез, шалтырату 8 (347) 277-09-11 номеры буенча тәүлек буе ял көннәрсез кабул ителә.

Фото: finance.rambler.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: