+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2021, 19:51

Иртәгә соң булуы ихтимал

- Ковидка каршы вакцина ясатыргамы-юкмы, дип икеләнеп алдык без дә башта, - дип фикерләре белән уртаклашты Кушнаренко авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Фәридә Гәрәева. - Ни дисәң дә, халык арасында төрле сүзләр йөрде бит инде.

Иртәгә соң булуы ихтимал
Иртәгә соң булуы ихтимал
Әмма тора-бара без прививка ясатырга булдык. Аның зарурлыгы хакында балаларыбыз һәм медуниверситетта белем алучы оныгыбыз яхшылап аңлатты. Моннан тыш, таныш-белешләребез арасында бу мәкерле вирусны йоктырып, бик авыр хәлдә ковид-госпитальләрдә ятып чыгучылар да, вакытыннан алда дөнья куйганнар да булды.

Вакцинаны бик җиңел кичердек, температурабыз да күтәрелмәде хәтта.

Статистика мәгълүматлары көннән-көн аяусызлана бара: коронавирус инфекциясе йоктырып, авыр чирләүчеләр белән беррәттән, вафат булучылар саны да арта. Таҗлы афәттән үзен һәм якыннарын саклыйм дигән кеше мотлак рәвештә кичекмәстән иммунлаштыру кампаниясендә катнашырга тиеш. Пандемиядән котылуның башка чарасы юк икәнен бүген аңлыйк, иртәгә соң булуы ихтимал!

Фото: mgppu.ru

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: