+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 19:45

"Орлан" пассажирларының саны арта

Башкортстанда «Орлан» йөри башлаганнан соң ярты ел эчендә аның пассажирлары 45 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

"Орлан" пассажирларының саны арта
"Орлан" пассажирларының саны арта


«Орлан» шәһәр яны поезды 2021 елның апрелендә Уфа – Күмертау маршруты буенча йөри башлады, ә сентябрь аеннан маршрутны Ырынбурга кадәр озайттылар. Бу вакыт эчендә 45 меңнән артык пассажир «Орлан»да сәяхәт кылды.

Шәһәр яны поезды көн саен Дим, Карламан, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез һәм Күмертау тукталышлары белән икешәр рейс башкара. Ырынбурга кадәр поезд нибары 6 сәгать эчендә барып җитә.

- Көнбатыш (Приют поселогы) һәм Көнчыгыш (Белорет) экспрессларын җибәрү мәсьәләсе карала. Әле аларның хәрәкәте графигын төзү буенча эш алып барыла, - дип билгеләп үтте Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Сабиров.

Поездлар хәрәкәте расписаниесе турында актуаль мәгълүматны «РЖД»ның рәсми сайтында, «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук тимер юл вокзалларында һәм станцияләрендә «Башкортстанская ППК»да белергә мөмкин.

- Расписание пассажирларга төбәк башкаласында медицина һәм дәүләт учреждениеләренә бару уңайлы булсын өчен төзелде. Шулай итеп, без расписаниене Мәскәүгә, көньякка яки төньякка китеп баручы пассажирлар Уфа вокзалының көтү залында минималь вакыт уздырсын өчен формалаштырдык, - дип ассызыклады «Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе» генеральный директоры Антон Гармаш.

Фото: https://pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: