+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 15:45

Уфалыларны нәрсә борчый?

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков башкаланың 2021-22 елларның көзге-кышкы чорында торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча оператив штаб эше турында сөйләде.

Уфалыларны нәрсә борчый?
Уфалыларны нәрсә борчый?

Штаб Башкортстан Башлыгы кушуы буенча оештырылды. Штаб кысаларында 22 сентябрьдән җылылык белән бәйле хәлне контрольдә тоту буенча "Җылы Уфа" колл-үзәге эшли башлады.

Колл-үзәк уфалылардан 13,5 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Сорауларның күпчелеге җылылык бирү, шулай ук батареяләрдә һава калу белән бәйле. Алар буенча 11,5 мең мөрәҗәгать килгән. Моннан тыш, беренче түләүләр билгеләнгәннән бирле халыкны гомум йорт приборлары булмаганда җылыту өчен түләүләр тәртибе, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре борчый.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе җылылык биргәннән соң беренче ике атнада килгән. Ә нәкъ менә - 25 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр төрле темалар буенча 11,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән.

Колл-үзәк хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгать буенча җылыту сезонының башлану тәртибен аңлатканнар, проблемаларны бетерү өчен заявкаларны район штабларына җибәргәннәр, башка мәсьәләләр буенча консультацияләр биргәннәр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: