+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 22:25

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

Бүген Радий Хәбиров юбилейга әзерлек эшләре белән кызыксынды.

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк.

Катнашучылар төбәк башкаласында гамәлгә кертү планлаштырыла торган төп корылмалар һәм объектлар проектлары буенча фикер алышты. Премьер-министр Андрей Назаров шәһәрнең Октябрь районында төзеләчәк Күпфункцияле көрәш үзәге концепциясен тәкъдим итте. Аның базасында халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге спорт ярышларын кабул итәчәкләр, спортчылар әзерләячәкләр, тренерлар һәм судьялар аттестациясе үткәрәчәкләр. Аннары Андрей Назаров Уфаның Киров районында Евразия китапханәсен төзү планнары турында сөйләде. Учреждение концепциясен республика Мәдәният министрлыгы катнашлыгында формалаштыралар.

Башкортстан Башлыгы, китапханәдә күпсанлы чаралар үткәрү, балалар һәм яшьләр өчен мәгърифәтчелек эшенең заманча форматларын оештыру мөһим, дип ассызыклады. Мәгариф өлкәсендә тагын бер проект - 250 урынга исәпләнгән тулай торак белән 350 укучыга математик лицей төзү. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, яңа лицей илдә мондый учреждениеләрнең иң яхшы үрнәкләренең берсе булырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Концепция транспортның ике полосалы хәрәкәтен саклауны, мәдәни мирас объектлары булган биналарны ремонтлауны, җәяүлеләр зонасын киңәйтүне һәм заманча планлаштыру чишелешләре булган уңайлы шәһәр киңлекләрен формалаштыруны күздә тота.

Башкортстан Башлыгы халык аеруча күп йөри торган иҗтимагый киңлекләрдә һәм башкаланың төп урамнарында архитектура яктырткычлары булдыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

- Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Уфа хакимияте белән берлектә, урамнарны һәм биналарны яктырту буенча заманча техник карарлар эшләргә тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта Уфа мэры Сергей Греков аңлатканча, 2024 елга шәһәрдә күпфатирлы 90 торак йортның фасадын тәртипкә китерәчәкләр. Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан башкаласының 450 еллыгы брендын эшләүне башлап җибәрергә кушты, ул мәдәни-киңкүләм чаралар әзерләүдә, бәйрәм мәйданчыкларын, транспорт, сәүдә-сервис объектларын, төрле сувенир продукцияне бизәүдә кулланылачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: