-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 09:03

Вакцинадан баш тартмагыз!

Авыруны җиңүнең юлы бер – вакцина.

Вакцинадан баш тартмагыз!
Вакцинадан баш тартмагыз!

Авыруны җиңүнең юлы бер – вакцина.

Бөтен тормышка үзгәрешләр керткән ковид, кызганычка каршы, чигенергә уйламый. Хәзер инде зур шәһәрләрдә генә түгел, төпкел авылларда да чирлеләр саны арта башлады. Безнең Тәтешле районы Күрдем авыл хакимиятенә карган авылларда да олылар арасында да, урта яшьтәгеләр арасында да авыручылар бар. Бер җәмгыятьтә яшибез бит: шәһәрдәгеләр авылга ата-анасы, туганнары янына кайта, авыллар шәһәргә йөри - ахыр чиктә, барыбыз да бер "арбада". Чирләгәннәр-чирләмәгәннәр, вакцина куйдырганнар-куйдырмаганнар - барыбыз да тыгыз бәйләнештәбез. Шуңа да чирне җиңү авыр бара. Ә безгә, бөтен икътисадны, җәмгыятебезне параличлаган бу афәттән тизрәк котылырга кирәк. Мин авыл халкын вакцина ясатырга чакырам, бүген бик күп абруйлы медиклар вакциналанган кешеләрнең, чир тигән очракта да, аны җиңелрәк үткәрүе турында яза.

Әле кайчан гына еракта булып тоелган чир хәзер үзебезең арада, шуңа да үзебезнең сәламәтлегебезгә битараф булмыйк, вакцина куйдырыйк. Моңа кадәр дә булган яман авыруларны халык медицина, табиблар ярдәме белән җиңеп чыккан, бу юлы да чиргә каршы берләшик!

Лариса НИСАПОВА,

Күрдем авыл хакимияте башлыгы.

Тәтешле районы.

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: