25 октябрьдә Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышы үткәрде. Анда 5-7 яшьлек балалар өчен гомум файдаланудагы шәһәр яны тимер юл транспортында ташламалы бәягә йөрүне кертү мәсьәләсе каралды.
– Хәзер шәһәр яны электричкаларында 50 процент ташламадан пенсионерлар, хезмәт ветераннары, сәяси репрессия корбаннары файдалана, ә укучылар һәм студентлар 1 сентябрьдән 15 июньгә кадәр шундый ук ташламадан файдалана. 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен ташламалы йөрү мәсьәләсе карала, – диде Андрей Назаров.
Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев искәртүенчә, бүгенге көндә шәһәр яны поездларында пассажир 5 яшькә кадәр балаларны бушлай йөртү хокукына ия.
– 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларга килгәндә, ел саен республикада шәһәр яны тимер юл транспорты белән 30 меңгә якын бала йөртелә, - диде министр. - Күпчелек төбәкләрдә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен эленктричкаларда йөрү бәясе норматив билгеләнгән һәм, нигездә, тулы билет бәясенең 25 процентын тәшкил итә.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Хөкүмәтнең 2010 елның 17 маендагы 178нче санлы "Шәһәр яны элемтәсендә гомум файдаланудагы тимер юл транспортында йөрүгә түләү буенча аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында"гы карарына үзгәрешләр әзерләде. Республика бюджетыннан чыгымнар ел саен 2,5 миллион сум тәшкил итәчәк.
Хөкүмәт утырышында 2022 елдан шәһәр яны поездларында 5-7 яшьлек балалар өчен 75 процент күләмдә ташламалар кертү турында карар кабул ителде.
Фото: pravitelstvorb.ru