15 октябрьдән безнең илдә халык санын алу кампаниясе башланды. Әлбәттә, бу - үзеңне тарихка кертүнең уникаль мөмкинлеге.
Бөтенрусия халык санын алу халыкның санына һәм структурасына кагылышлы федераль мәгълүмат ресурсларын формалаштыруның, аны Русия территориясе буенча социаль-икътисади характеристикалар, халыкның милли һәм тел составы, аның белем дәрәҗәсе белән берлектә бүлеп карауның төп чыганагы булып тора. Һичшиксез, халык санын алу нәтиҗәләре шулай ук безнең республиканың, башкорт халкының киләчәгендә, мәдәният һәм тел үсешендә чагылыш табачак.
Шуннан чыгып, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) флешмоб игълан итте, аның шартлары бик гади: башкорт халкының танылган вәкилләре, республиканың язмышына һәм киләчәгенә битараф булмаган гади кешеләргә видеомөрәҗәгатьләр яздыралар, халык санын алу участогында фотога төшәләр, әлеге чараның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлаталар #МыБашкиры, #БезБашкортар хештеглары белән социаль челтәрләрдә, шәхси битләрдә урнаштыралар.
Флешмобта катнашучылар арасында СССР, Русия скульпторы, педагог, профессор, Русия Сәнгать академиясе академигы, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков та бар. Үзенең горурлык белән мөрәҗәгатендә тамырлары турында сөйли ул: “Мин - башкорт. Минем әти - Ырынбург өлкәсенең Кульчумово авылыннан, минем барлык бабаларым аннан. Гади язмыш аша, сугыш аша минем әти башкорт халкының мәхәббәтен һәм зирәклеген җиткерде, миңа бу истәлекне тапшырды һәм мин аны яңадан тергездем, аның янына кайттым. Бу бик мөһим. Мин башкорт булуым белән горурланам,
Һичшиксез, Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре безнең активлыкка гына бәйле. Шуңа күрә сезне җанисәп кампаниясендә катнашырга чакырабыз, #МыБашкиры, #БеҙБашҡорттар флешмобында сездән видеоязмалар һәм фотосурәтләр көтәбез.
Фото: lenskrayon.ru