"Бөтенрусия халык санын алу халыкка һәм белгечләрнең үзләренә уңайлы шартларда узсын өчен без бөтен шартларны да тудырдык.
Быелгы исемлек алдагысыннан аерылып тора - кешеләр "Дәүләт хезмәтләре" порталында электрон язылу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыра ала. Бу бигрәк тә хәзер, пандемиягә каршы көрәш шартларында аеруча мөһим.
Исәпкә алуны өйдә дә узарга мөмкин - моның өчен исәп алучыны көтәргә кирәк.
Шулай ук моны исәп алу участогында да эшләргә мөмкин.
Исегезгә төшерәм, Бөтенрусия халык санын алу бөтен ил халкын колачлаячак. Шул исәптән чит ил кешеләре һәм Русия студентлары, чит илдә укучылар, Русиядән читтә булган диңгезчеләр дә анда катнаша.
Исәп алу кәгазе сорауларына җавап бирергә тәкъдим итәм, бу озак түгел.
Исәп алу участокларының адресын түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: [url=https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020,]https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020"[/url]", - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.