Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус инфекциясе буенча соңгы мәгълүматларны җиткерде.
Аның белдерүенчә, Сovid-19 йоктыручыларны стационарда дәвалау өчен хәзерге вакытта республика буенча 8155 койка-урын җәелдерелгән. “Шул ук вакытта бездә җитәрлек запас — меңнән артык буш урын бар. Мондый запас Уфа шәһәрендә дә, башка районара һәм район йогышлы авырулар үзәкләрендә дә госпитальләштерү белән вакытында идарә итәргә мөмкинлек бирә”, — диде министр.
Ул, шулай ук, Башкортстанның коронавирус белән авыручылар саны буенча илдә 81нче урында торуын билгеләп үтте. Соңгы тәүлек эчендә Сovid-19 диагнозы 670 кешедә расланган. Шулай итеп, республикада инфекция йоктыручыларның гомум саны 82 149 кешегә җиткән. Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан — 584 пациент, барлыгы 71 396 кеше савыккан. Амбулатор дәвалауны 7339 авыру дәвам итә, дәваханәләрдә 1003 пациент исәпләнә. 73 пациент интенсив терапия бүлекләрендә кала, сигезе — ИВЛда.
25 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 1 миллион 564 мең кешегә (халыкның 50,4 проценты) — I компонент, 1 миллион 300 мең кешегә II компонент белән (халыкның 41 проценты) вакцина ясалган.
Төбәк Башлыгы республикада ковид-госпитальләр төзелеше турында белдерде. “Без хәлне анализладык, — диде Радий Хәбиров. — Башка төр авырулардан дәвалауны киметмичә, коронавирус инфекциясеннән дәвалауны нәтиҗәле дәвам итү өчен тагын ике инфекцион госпиталь төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Коронавирустан соң алар күппрофильле учреждениеләр сыйфатында эшли башлаячак. Госпитальләр Сибай шәһәрендә һәм Туймазы янында төзеләчәк. Тиз төзиячәкбез. Әлегә аларның коллективын формалаштыра башлау зарур”.
“Чәршәмбе көнне конструкцияләр утырту урыннары расланачак, бу объектларны тиз арада төзергә мөмкинлек бирәчәк көндәшлек процедуралары турында фикер алышачакбыз. Финанс министрлыгы белән финанс мөмкинлекләрен эзлибез, алар бар. Атна ахырына барысын да җиткерәчәкбез һәм төзелешкә керешәчәкбез”, — диде Премьер-министр Андрей Назаров.
Башкортстанда дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны кимү күзәтелә. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина хәбәр итүенчә, бер атнада бу күрсәткеч 12,4 процентка кимегән. Аның сүзләренә караганда, көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны эпидемиологик бусагадан югары. Узган атнада республикада ОРВИ йоктырган 37455 кеше (30 проценты — 14 яшькә кадәр балалар) теркәлгән. Бер атна эчендә үсеш 0,4 процент тәшкил итә.
Киңәшмәдә Уфа мэры Сергей Греков күптән түгел республика Башлыгы кушуы буенча төзелгән “Кышкы штаб”ның ничек эшләве турында сөйләде. Анда шәһәр халкыннан җылылык бирү эшенә кагылышлы төрле шикаятьләр белән шалтыратулар кабул итәләр. Бу оператив чаралар күрү өчен кирәк. Төбәктә кар яуганнан соң, штаб чистартылмаган карга зарланган шалтыратуларны кабул итәчәк.
— Алдагы елларда нормаль эшли башласагыз, бу штабны гамәлдән чыгарачакбыз. Ә әлегә, миңа калса, бу кышны шул рәвешле узарга кирәк, — диде Радий Хәбиров. – Безнең алда нинди бурыч иде? Шәһәр кешесенә тиз арада шалтыратып, бик компетентлы структуралардан дөрес мәгълүмат алу. Әлегә барысы да яхшы бара.
Башкортстанда кош гриппы таралуны булдырмас өчен 9 меңнән артык йорт кошы юкка чыгарылган. Бу хакта чарада республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиhаншин хәбәр итте. Ул белдерүенчә, төбәк терри-ториясенә кош гриппы вирусы үтеп керү турында быел октябрь башында билгеле була. Ветеринария хезмәтенә Туймазы районының Бишкурай авылындагы “Алтын каз” казчылык фермасында, шулай ук районның Николаевка авылындагы күркә үстерү мәйданчыгында авыл хуҗалыгы кошларының күпләп үлүе турында хәбәр килә.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, белгечләр кошларның грипп белән зарарлануын ачыклаган. Кичекмәстән инфекция таралуга юл куймау буенча чаралар күрелгән, районда карантин кертелгән. Азат Җиһаншин хәбәр итүенчә, республика территориясенә авыруны кыргый кошлар алып килгән. Авыру таралуга чик кую максатында 7 мең баштан артык каз, 2 мең баштан артык күркә юкка чыгарылган. Барлык үләксәләр дә көлгә кадәр яндырылган һәм махсус юл траншеяларында күмелгән. Туймазы районында карантин, яңа чыганаклар ачыкланмаган очракта, кертелгәннән соң 21 көн үткәч алыначак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.