-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2021, 20:45

Урал аръягында тормыш кайный

Башкортстан Хөкүмәте Урал тау-металлургия компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак.

Урал аръягында тормыш кайный
Урал аръягында тормыш кайный

Аның детальләре Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге эшлекле киңәшмә кысаларында тикшерелде.
Андрей Назаров килешүдә «Сибай-Сара» тимер юлы һәм Подольск авылында яңа микрорайон төзелеше кебек масштаблы проектлар чагылыш табачагын билгеләп үтте. Аларны тормышка ашыру Урал аръягында "тормышны җанландырырга" мөмкинлек бирәчәк. 2035 елга, якынча мәгълүматларга караганда, файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртүнең перспектив проектларын, шулай ук башка продукцияне исәпкә алып, планлаштырыла торган тимер юл тармагы буенча җибәрелә. Кабул ителүче йөкләрнең гомум күләме елына 10,04 миллион тоннага кадәр булырга мөмкин.
Килешү шулай ук «Учалы тау-баектыру комбинаты» милегенең бер өлешен республика милегенә тапшыру, төбәк транспорт оешмаларын Урал тау-металлургия компаниясе предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү һәм Сибай баектыру чимал фабрикасының җитештерү эшчәнлегендә куллануга, шулай ук цинк рудалары яткылыгының «Учалы тау-баектыру комбинаты»н эшләтүгә бәйле халык арасында экологик хәлне яхшырту һәм социаль киеренкелекне киметү буенча чараларны үз эченә алачак. Шулай ук Урал тау-металлургия компаниясе Сибайда бөтенрусия инвестицион сабантуен уздыру вакытында даими финанс партнеры булачак.
«Сибай» станциясенең тупик булуы - Урал аръягының үсешен тоткарлый торган факторларның берсе. Шуңа күрә чималны бакыр-цинк ятмасыннан транспортлау автотранспорт белән башкарыла. Бу икътисади яктан чыгымлы. «Сибай-Подольск-Сара» яңа тимер юл тармагы Баймак һәм Хәйбулла районнары буенча узачак, шул рәвешле, Сибай һәм Хәйбулла районының Бүребай бистәсе төсле металл һәм эшкәртү предприятиеләре белән бәйләнешне тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә, Урал аръягында яңа эш урыннары булдырылачак һәм салым түләүләре артачак, - диде Андрей Назаров.
Урал тау-металлургия компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләр һәм махсус проектлар буенча директоры Олег Мелюхов сөйләвенчә, алар өчен Башкортстан Республикасы белән хезмәттәшлек стратегия булып тора. Киләчәктә предприятиенең нефть ятмаларын үзләштерү буенча дистәләгән миллиард сумлык планнар бар.
- Бер яктан, без Башкортстан Хөкүмәте ярдәменә өметләнәбез, икенче яктан – үзебез дә республика үсешендә ярдәм итәчәкбез. Безнең компания үз эшчәнлегендә Башкортстан предприятиеләре җитештергән продукциядән файдаланырга әзер. Безнең ачык тендерлар системасы бар, аларның нәтиҗәләре буенча, тигез икътисади шартларда, без төбәк компанияләренә өстенлек бирәчәкбез, - диде Олег Мелюхов.
Ике яктан да катнашучылар хезмәттәшлек турында килешүне 16 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәтенең Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән ведомствоара комиссиясе вакытында имзаларга ниятли.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: