+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2021, 09:30

Законлылык та, хәвефсезлек тә ныклы саклана!

Чакмагыш районында көннәр яхшы торганда исәп алуны ачык һавада үткәрүгә өстенлек бирәләр.

Законлылык та, хәвефсезлек тә ныклы саклана!
Законлылык та, хәвефсезлек тә ныклы саклана!
Чакмагыш районында җанисәптә 52 исәп алучы һәм 9 контролер эшли. Районга 70 планшет бирелгән. Һәр исәп алучы анда эшләргә өйрәтелгән, алар махсус укулар үткән, эшнең үзенчәлекләрен белә.

– Чакмагыш районында Бөтенрусия халык исәбен алу буенча стационар участок район Мәдәният йортында урнашкан. Монда исәпкә алуны стационар участок аша узарга теләүчеләрне чакырабыз. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә 5 волонтер җанисәпне “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша үтәргә килүчеләргә ярдәм итә. Исәп алучыларыбыз шикле адреслар буенча бары тик участковыйлар белән генә барырга тиеш. Бу хакта алар кисәтелгән, участковыйлар белән элемтәгә керер өчен телефон номерлары бирелгән, – диде Чакмагыш районында халык исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Фәдис Бикмөхәммәтов.
Исәп алучы Алсу Гәрәева үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Чакмагыш районында җанисәп үтү хакында даими яктыртып баручыларның берсе.
– Исәп алучы булып эшләү тәҗрибәм бар. Беренче тапкыр исәп алуда 2002 елда катнашкан идем. Бу юлы эш күпкә җиңеләйтелгән, чөнки исәп алучылар планшет белән йөри. Җанисәп сорауларына электрон рәвештә үзаллы җавап бирү мөмкинлеге булу да исәп алучының эшен тизләтә. Үзебезгә тәгаенләгән участоктагы һәр хуҗалыкка барабыз. Кешеләр “Дәүләт хезмәтләре” порталында электрон рәвештә җавап биргән икән, алар безгә куар-кодын күрсәтә. Райондашларыбыз исәп алучыларны җылы каршы ала, аңлап эш итә. Хуҗалар өйдә булмаса, белешмә калдырабыз. Анда исәп алучының шәхси телефон номеры язылган. Алар үзләренә уңайлы вакытта шалтыратып, исәп алучыны чакырта ала. Коронавирус вәзгыятен исәпкә алып, һава шартлары яхшы торганда, җанисәпне ачык һавада үткәрергә тырышабыз. Шулай ук, барлык саклану чараларын кулланабыз, социаль дистанцияне дә саклыйбыз, – диде Алсу Гәрәева.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Чакмагыш районы.
 
Илсөяр Гайсина фотосы. 


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: