-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2021, 10:15

Җанисәп тә алалар, тәэссоратлары белән дә уртаклашалар

Исәп алучы блогерлар турында ишеткәнегез бармы?

Җанисәп тә алалар, тәэссоратлары белән дә уртаклашалар
Җанисәп тә алалар, тәэссоратлары белән дә уртаклашалар
Агымдагы җанисәп алу кампаниясендә Кырмыскалы районында исәп алучылар исәбеннән блогерлар да билгеләнде. Төп эшләрен башкарудан тыш, алар исәп алу барышы, авыл халкының тәэссоратлары белән үзләренең социаль челтәрләрдәге битләрендә дә даими рәвештә уртаклашып бара.

Бу бурычлар йөкләтелгән өч кешене районда яхшы беләләр. Шуларның берсе Миләүшә Янышева – Кабак авылы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Шул ук вакытта социаль педагог йөген дә тарта. Мәгариф өлкәсенә өч дистә елын багышлаган абруйлы укытучыны хезмәт коллективында да, укучылары да, аларның ата-аналары һәм авылдашлары да ихтирам итә. Шуңа мөһим кампаниягә дә аны исәп алучы буларак чакырдылар.

Светлана Карпова дистә елдан артык район гәзитендә хатлар бүлеге мөдире буларак хезмәт сала. Район халкына ул үзенең эчтәлекле мәкаләләре белән дә яхшы таныш. Елена Янтураева – Прибельский авылы биләмәсе хакимияте хезмәткәре. Район һәм республика буенча үткәрелгән төрле бәйгеләрдә дә актив катнашып бара һәм югары уңышларга ирешә. Әлбәттә, болар белән ул социаль челтәрләрдәге битләрендә дә актив уртаклаша.

"Җанисәп алу барышында әлегә кадәр бернинди авырлыклар да юк. Халык актив, әлеге кампания турында да хәбәрдар, бу чараның җитдилеген яхшы аңлап, сорауларга теләп җавап бирәләр", - ди исәп алучылар.

- Авыл җирендә яшәгәч, бер-беребезне яхшы беләбез, шуңа әллә ни авырлыклар тумый. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе сәбәпле, анкеталарны йортларга кермичә, өй алдында яисә ишек төбендә тутырырга тырышабыз. Шулай уңайлы да, хәвефсез дә, - ди Миләүшә Әнәс кызы.

Кырмыскалылыларның күп өлеше Бөтенрусия халык исәбен алуда үз эзләрен калдырды да инде. Ә җанисәп үз эшен дәвам итә. 8 ноябрьгә кадәр анкета сорауларына "Дәүләт хезмәтләре" порталында җавап бирергә мөмкин. Шулай ук һәр авыл биләмәсе хакимиятендә, район үзәгендәге Күпфункцияле үзәк һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе биналарында урнашкан стационар участокларга килеп тә анкета тутырырга мөмкин. Мондый мөмкинлек булмаган очракта, халык исәп алучыларны йортларында көтә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: