+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2021, 15:20

Баш санитар табиб карары белән танышсызмы?

13 октябрьдә Башкортстан Республикасы буенча Баш санитар табиб 16нчы санлы карар чыгарды. Документта ул төбәктә коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлнең имин булмавын билгели.  

Баш санитар табиб карары белән танышсызмы?
Баш санитар табиб карары белән танышсызмы?

Анна Казак ассызыклавынча, республикада хезмәт яшендәге, эшкә йөрүче кешеләрнең инфекция йоктыру хәвефе югары дәрәҗәдә. Бу категория гражданнар барлык теркәлгән очракларның 60 процентын тәшкил итә. Пенсионерлар — 22, эшләмәүчеләр 10 процент. Бу уңайдан баш табиб өстәмә чаралар күрергә кирәклекне һәм нәтиҗәле чараның иммунлаштыру булуын билгели.

“Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында” Закон нигезендә республиканың баш санитар табибы 7 пункттан торган карар чыгарган. Беренчедән, ул республика Хөкүмәтенә Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының коронавирус инфекциясенә каршы иммунлаштыру өчен матди ресурслар белән тәэмин ителгән булу мәсьәләләрен хәл итәргә кушарга тәкъдим итә.

Икенче пунктта Сәламәтлек саклау министрлыгына кагышлы рекомендацияләр урын алган:
эпидемик күрсәткечләр буенча аерым категория гражданнарны иммунлаштыру чараларын тәэмин итәргә (бу категориягә кайсы гражданнар керүе өченче пунктта билгеләнә);
һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенә әлеге гражданнарны иммунлаштыру буенча үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирергә;
вакциналауны пропагандалау буенча өстәмә чаралар күрергә, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чараларында.

Өченче пунктта эпидемик күрсәткечләр буенча Башкортстанда 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның яңа коронавирус инфекциясенә каршы профилактик прививка ясатырга тиешлеге әйтелә. Алар гомум халык исәбеннән 80 процент тәшкил итәргә тиеш. Бу категориягә түбәндәге кешеләр керә:
60 яшьтән өлкәннәр;
медицина, фармацевтика, шифаханә-курорт оешмалары хезмәткәрләре;
мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында эшләүчеләр;
халыкны социаль яклау, социаль хезмәтләндерү оешмалары, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре;
халыкны социаль хезмәтләндерү оешмаларында яшәүчеләр;
транспорт һәм транспорт инфраструктурасы оешмалары хезмәткәрләре;
хокук саклау, дәүләт контроле органнары хезмәткәрләре;
вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар;
хәрбиләр һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар;
хезмәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләр (монда сәүдә, туклану, ял, күңел ачу, спорт һәм башка өлкәләр керә);
дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләр;
мәгариф оешмаларының структур бүлекчәләреннән тыш, хезмәт практикасы үтүче 18 яшьтән өлкән студентлар.

Дүртенче пунктта өченче пункттагы карарның вакциналануга документаль рәвештә расланган каршылыклары булган кешеләргә кагылмавы билгеләнә.

Баш санитар табиб Башкортстанның урындагы үзидарә органнарына гражданнарны иммунлаштыру мәсьәләләрендә медицина оешмаларына булышлык итәргә куша. Бу хакта бишенче пунктта әйтелә.

Карарның алтынча пунктында оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләренең кимендә 80 процентын иммунлаштыру буенча рекомендация бирергә кушыла.

Соңгы пунктта баш табиб бу карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстенә алуын билгели.

Фото: mkset.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: