+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2021, 10:28

Һәркем үзенең нинди милләт кешесе булуын билгеләсен!

Республиканың билгеле бу шәхесләре Бөтенрусия халык санын алуда катнашкан да инде.

Һәркем үзенең нинди милләт кешесе булуын билгеләсен!
Һәркем үзенең нинди милләт кешесе булуын билгеләсен!
15 октябрьдә Бөтенрусия халык исәбен алу башланды. Аның нәтиҗәләре төбәкләрнең һәм илнең киләчәктәге үсеш юлларын билгеләячәк.

Танылган спортчы, халыкара шашка буенча җиде тапкыр чемпион, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина әлеге чарада катнашкан да инде. Анкетада Тамара Михайловна өчен милләт турындагы сораулар аеруча мөһим. Башкортстанда туып-үсмәсә дә, нәкъ шушу җирдә ул дөнья чемпионы булды.

- Башкортстан Республикасыннан читтә тууыма карамастан, минем аякка басуым монда үтте. Мин һәрвакыт туган халкымның, башкортстанлыларның ярдәмен тоям. Халыкара ярышларда чыгыш ясаганда мин Башкортстан данын, башкорт җиренең намусын яклыйм һәм үземне һәрвакыт тулыканлы башкорт дип хис итәм, - ди ул.

Танылган журналист Вячеслав Голов шулай ук үзенең башкорт тамырлары белән горурлана. Әтисе урыс булса да, әнисе теле аның өчен һәрвакыт якын. Вячеслав Голов башкортча иркен сөйләшә, яза. Журналист фикеренчә, халык санын алу - ил халкы турында мәгълүмат алуның мөһим һәм нәтиҗәле ысулы, анда һәр гражданин катнашырга тиеш.

- Әнием - башкорт, минем беренче телем - башкорт теле, мине башкорт әбием тәрбияләде. Әлбәттә, мин үземне башкорт итеп тоям. Исәпкә алу кампанияләрендә һәрвакыт үземне башкорт дип яздырдым, бу юлы да шулай булачак”, - ди “Кичке Уфа” гәзитенең баш мөхәррире Вячеслав Голов.

Фото: kp.ru

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: