+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 октябрь 2021, 20:43

"Волонтерларга рәхмәт!"

Дару сорап мөрәҗәгать иткән ир ялгызы яши.

"Волонтерларга рәхмәт!"
"Волонтерларга рәхмәт!"

Уфада "Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек" волонтерлык үзәге волонтерларына 86 яшьлек Анатолий Болтисев дарулар китерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый гаризалар 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен үзизоляция режимын кертү белән бәйле рәвештә ешайды.

Анатолий Болтисев Башкортстанга җиде ел элек кайткан. Ир хатыны үлгәннән соң ялгызы гына яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан, йорт төзелешен тәмамлый.

"Балалар еракта, Сургутта яши, ярдәм итүче юк. Кызым аларга күчәргә куша, әмма эт белән мәчене дә калдыра алмыйм, шәхси йортта да барыбер яхшырак. Көн саен ике тапкыр эт белән йөрергә чыгам", - ди ул һәм волонтерларга рәхмәт белдерә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: