-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2021, 16:30

"Авырып ятарга теләгебез дә, вакытыбыз да юк!"

Коронавирус корбаннарын "йота" тора, республикабызда тәүлек саен өч дистәдән артык кеше бу явыз авырудан вакытыннан алда дөнья куя. Шул ук вакытта халык арасында һаман да иммунлаштыру кампаниясендә катнашырга ашыкмаучылар бихисап. Таҗлы вирусны бергәләп кенә җиңеп булуын аңлаучы алдынгы фикерле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

"Авырып ятарга теләгебез дә, вакытыбыз да юк!"
"Авырып ятарга теләгебез дә, вакытыбыз да юк!"

Фируза һәм Рифгать Латыйповлар Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында гомер кичерә. Фируза Мансур кызы тиздән җитмешен тутырса, Рифгать Мирсәет улы 78 яшьтә. Икесе дә авылдашлары арасында ихтирамга лаек хезмәт ветераннары.

- Ковидка каршы иммунлаштыру кампаниясе башлануын көтеп алдык, - дип уртаклашты алар. - Ни дисәң дә, бу хәвефле вирустан таныш-белешләр арасында каты итеп аырып ятучылар да, гомерләре өзелүчеләр дә булды. Вакцина ясатырга шәһәрдә яшәүче балаларыбыз белән бергә бардык. Прививканың беренче компонентын да, икенчесен дә бик җиңел кичердек: температура да, башка төрле хәвефле билгеләр дә тоймадык.

- Вакцинадан читләшеп йөрүчеләрне бер яктан аңлап та була: ватсап һәм башка социаль челтәрләрдә прививка ясатмаска өндәгән видеолар, язмалар тулып ята бит, - ди Латыйповлар. - Әмма акны карадан аера белгән кеше мондый язмаларның дошман сүзе булуын аңларга тиеш. Мисал өчен, халкының 80 проценттан артыгы вакцина кадаткан илләрдә бернинди чикләүләр дә юк, ковид-госпитальләр буш.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, сыер асраучы, күпләп кош-корт үстерүче ветераннар "авырып ятарга теләгебез дә, вакытыбыз да юк" диләр һәм яшен-картын вакцина ясатуның һәркайсыбыз өчен дә никадәр мөһим икәнен аңларга өнди.

Фото: Р. Хаҗиуллина.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: