Благовар районының Күчәрбай авыл биләмәсендә халык исәбен алу оешкан төстә үтә. Төбәктә мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара Хәмәдиярова һәм Ирина Ризванованы яхшы беләләр. Быелгы мөһим кампаниядә алар халык исәбен алучылар сыйфатында катнаша.
Иске Күчәрбай авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Хәмәдиярова җәмәгать эшчәнлегендә бай тәҗрибәгә ия. Шуңа да исәп алучы эше тәкъдим ителгәч, аның бу вазыйфага бик теләп дигәндәй риза булуы табигый.
Исәп алуда аның эш көне үтә дә тынгысыз. Атап әйткәндә, мәгълүмат туплар өчен авылларда өй саен йөрергә туры килә. Эш барышында 30-40 йортта булып, җавапларны планшетта туплый.
- Халык исәбен алуга авылдашларның күпчелегенең мөнәсәбәте уңай, - ди Гөлнара. - Пандемия чоры булса да, чир йоктырмаслармы, дип шикләнмиләр, чөнки безнең һәр көнне санитар күзәтү үтүебезне белеп торалар. Шуңа да халык белән эшләү күңелле. Сорашу барышында халыкны борчыган мәсьәләләр турында да фикер алышабыз, әлбәттә. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында юллар төзелеше, җыелган чүп-чарны, көнкүреш калдыкларын түгү өстенлекне алып тора.
Авыл китапханәчесе Ирина Ризвановага, халык исәбен алучы буларак, 300гә якын йорт-ихата беркетелгән. Әйтергә кирәк, ул тапшырылган эшкә җаваплы караучы белгеч булу белән бергә, теләсә кем белән дә уртак тел табарга сәләтле. Шуңа да эше әйбәт бара, халык та исәп алучыдан канәгать.
Фото: Сергей Константинов