Федераль басмалар Русия пенсионерларын куандырачак һәм өметләндерәчәк яңалык белән уртаклашты: Яңа елга лаеклы ялда булучылар 15 000 сум күләмендә бердәм пособие алырга мөмкин! Бу хакта икътисадчы Андрей Лобода җиткергән һәм аның сүзләре күп кенә мәгълүмат чараларында таралырга өлгерде.
Лобода фикеренчә, әлеге гамәл турында Русия Президенты Владимир Путин декабрь аенда узачак традицион матбугат конференциясендә игълан итәчәк. Пенсиянең күләме исә 5 меңнән башлап 15 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу очракта инде бердәм пенсия барлык пенсионерларга да күчәчәк. Хәтта эшләүче пенсионерларга да.
Ышанасы килә, әлбәттә...
Фото: lenta.ru