- Килешү кулланучылар хокукларын үтәүне һәм аларны республикада яклау мониторинглау, кулланучыларның түбән сыйфатлы товарлардан, эшләрдән, хезмәт күрсәтүләрдән якланганлык дәрәҗәсен күтәрүгә, кулланучыларның хокукый һәм финанс грамоталылыгын арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү максатларында яклар арасында үзара хезмәттәшлекне һәм үзара мәгълүмат алмашуны оештыру турында, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Килешү кысаларында яклар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үзара мәгълүмат алмашачак, уртак киңәшмәләр, конференцияләр һәм башка чаралар уздырачак, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары, урындагы үзидарә органнары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашлыгында, гражданнарга хокукый белем бирү буенча уртак чаралар уздырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан кулланучылар якланышы дәрәҗәсе буенча Русия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче булды.
- Төбәк Русия Федерациясенең Кулланучылар хокукларын яклау буенча вакәләтле вәкил эшли торган беренче субъекты булды. Әлеге институт төбәк дәрәҗәсендә кулланучылар хокукларын яклау гомумдәүләт системасында катнашучылар өчен өстәмә бәйләүче механизм булыр дип өметләнәбез, - дип өстәде Алексей Гусев.
2021 елның августында Башкортстан Республикасында Кулланучылар хокуклары буенча вакәләтле вәкил институты оештырыла. Башкортстан Республикасы Башлыгының 2021 елның 10 августындагы боерыгы белән Валерий Самохин Вәкәләтле вәкил итеп билгеләнә.
Фото: pravitelstvorb.ru