+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2021, 11:10

Төркия мандариннарын кертүне тыячаклар

“Роспотребнадзор” цитруслы җимешләрне кертүгә нигә каршы?

Төркия мандариннарын кертүне тыячаклар
Төркия мандариннарын кертүне тыячаклар

29 октябрьдән, “хлорпирифос” пестицидының максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру сәбәпле, Төркия мандариннарын кертүне туктатып торачаклар, дип хәбәр ителә “Роспотребнадзор” сайтында.


"Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандарин җимешенә карата мотлак таләпләр бозылуын ачыклады. Әлеге мандариннарда "хлорпирифос" пестициды булуы ачыкланды, аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә", — диелә хәбәрдә.


Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен аларны кертүне туктатырга карар ителде. Бу хәл “Роспотребнадзор” контролендә.


Элегрәк Төркиядән сәламәтлеккә зыянлы цитрусларны кертү “Россельхознадзор” тарафыннан берничә тапкыр тыелган иде. Әйтик, 2018 ел ахырында әлеге ведомство Төркия белән Урта диңгез чебене белән зарарланган цитруслы культуралар төяп озату мәсьәләсе буенча сөйләшүләр үткәрде. Әнкарада килеп туган хәлне 2018 елда Төркиядә Урта диңгез җиләк-җимеш чебене үрчү өчен аеруча уңай һава шартлары булуы, ә фермерлар тарафыннан корткычны бетерү өчен күрелә торган чараларның нәтиҗәсезлеге белән аңлатылды.

Фото: newsae.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: