-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 октябрь 2021, 10:26

Участокларда эш кайный

Халык әлеге кампаниягә уңай карашта.

Участокларда эш кайный
Участокларда эш кайный
Благовар районында халык исәбен алу участоклары, нигездә, авыл биләмәләре үзәкләрендә урнаштырылды. Бу теләгәннәргә бирегә килеп мәгълүмат бирү мөмкинлеген ача.

Алексеевка авыл биләмәсе үзәге Пришиб авылында исәп алу участогы авыл мәдәният йортының иркен бүлмәсен били. Моннан тыш участоклар Иске Күчәрбай, Благовар, Первомайский һәм район үзәге Языково авылларында урнашкан.

Тоташ районда халык исәбен алуга 30дан артык исәп алучы җәлеп ителгән. Первомайский авыл биләмәсенә караган авылларда халык исәбен алу Елена Пурецкаяга йөкләтелгән. Болар – Иске Әмир, Иске Сынны, Икенче Покровка авыллары һәм Первомайский поселогының бер өлеше. Әйткәндәй, аның халык исәбен алуда тәҗрибәсе бар – 2010 елда үткән Бөтенрусия кампаниясендә контролер буларак катнашкан.

Төп һөнәре буенча Елена ханым - мәдәният өлкәсе хезмәткәре. Димәк, күмәк чаралар оештыру сәләтенә ия белгеч буларак, халык арасында абруе зур.

- Халык кампаниягә уңай карый, - ди ул.- Сорауларга җавапларны да теләп һәм төгәл бирәләр. Пандемия шартларында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәвебез дә халыкта безгә карата ышанычны ныгыта. Бу инде максатларыбызга ирешүдә ныклы адым булып тора.

Фото “Благовар хәбәрләре” гәзите сайтыннан

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: