+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2021, 14:49

Җанисәп участокларыннан кеше өзелми

Кырмыскалыда җанисәп яхшы темплар белән бара.

Җанисәп участокларыннан кеше өзелми
Җанисәп участокларыннан кеше өзелми

Район халкы анда актив катнаша. "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлүчеләр дә күп. Күпфункцияле үзәк, Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм авыл биләмәләре хакимиятләре биналарында урнашкан стационар участоклардан да кеше өзелми. Шулай авыл биләмәсенә теге яки бу йомыш белән килүчеләр берьюлы гражданлык бурычларын да үтәп кайтып китә.

- Белешмә алырга гына килгән идем, ике куян койрыгын берьюлы тоттым: берничә минут эчендә анкета сорауларына да җавап бирдем. Гел генә өйдә торып булмый. Нәкъ шул вакытта исәп алучының килүе ихтимал. Уңайсызрак булыр иде. Хәзер бурычымны үтәдем, күңелем тыныч, - ди район үзәгендә яшәүче Айгөл Баязитова.

Ә менә Наилә Вахитова исәп алучы килгәндә өйдә булмаган. Аны Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашырга чакырып, махсус кәгазь калдырып киткәннәр. Анда, шулай ук, әлеге кампаниядә нинди ысуллар белән катнашырга мөмкин булуы, исәп алучы белән бәйләнешкә керү өчен телефон номеры да язылган. Наилә Искәндәр кызы махсус рәвештә авыл биләмәсе хакимиятендә урнашкан стационар участокка килгән.

Әлбәттә, көзге көн үзенекен итә: көннәр салкын һәм караңгы да тиз төшә. Шуңа исәп алучылар, барлык хәвефсезлек чараларын үтәп, ныклап караңгы төшкәнче йөри. Болай эшләмәсәң, күпләрне йортында очратып булмый. Шул ук вакытта эштән арып кайткан кешенең йорт мәшәкатьләре дә җитәрлек, кичен үз йортында чит кешене күрәсе килеп тормый.

Шуны күз уңында тотып һәм респондентларның теләкләрен исәпкә алып, планшет ярдәмендә төрле оешмаларда да исәп алу оештырыла. Район хакимияте, Пенсия фондының район бүлекчәсе, район гәзите редакциясе, урындагы телевидение, кунакханә хезмәткәрләренең бер өлеше гражданлык бурычларын эш урыннарында үтәде һәм моның бик уңайлы булуын билгеләде.

Стационар участокларда ковид таралуга каршы барлык саклык чаралары үтәлә, килүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, кулларны эшкәртү өчен антисептиклар да куелган.

Фото: ugra-tv.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: