+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2021, 14:47

“Кешеләр белән аралашырга яратам”

Кырмыскалы районының Кабак авылы биләмәсендәге исәп алучыларның берсе Руфина Әхмәдиева кешеләр белән аралашудан җан азыгы ала.

“Кешеләр белән аралашырга яратам”
“Кешеләр белән аралашырга яратам”
Руфина Рафаил кызы – авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәре, җир төзелеше буенча белгеч ул. Көн дәвамында күпме кешеләрне кабул итәргә, алар белән аралашырга, күпсанлы сорауларына җавап бирергә һәм документлар белән эш итүдә ярдәм күрсәтергә туры килә аңа. Шуңа исәп алу эшен тәкъдим иткәч тә баш тартмый, шул ук кешеләр белән эшләргә бит инде, ди.

Борай районы кызын Кырмыскалы якларына язмыш җилләре алып килә. Сәвәләй авылы егете Айдар Миңнеяр улы белән өйләнешеп, Кабак авылында төпләнәләр һәм күпләргә үрнәк булырлык күркәм дөнья көтәләр. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Барысына да өлгерә Руфина – гаиләсендә сөекле хатын, хәстәрлекле әни, эшендә – оста белгеч.

Шул ук вакытта авыл биләмәсендәге бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка узмый: спортта да булдыра, җыр-биюгә дә оста. Оста блогер булуын да яхшы беләбез: социаль челтәрдәге битендә авыл биләмәсендәге барлык мөһим вакыйгаларны матур итеп чагылдыра бара.

- Бу елларда Кабак авылын шулкадәр яраттым, кешеләр дә яхшы, алар белән эшләве дә, яшәве дә күңелле, - ди Руфина Әхмәдиева.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: