+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2021, 14:45

“Октябрьскийның һәр кешесе исәпкә алынчак”

Октябрьский шәһәрендә халык исәбен алучылар мөһим кампаниягә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен тырыша.

“Октябрьскийның һәр кешесе исәпкә алынчак”
“Октябрьскийның һәр кешесе исәпкә алынчак”
Бөтенрусия халык исәбен алу санлы форматта үтә. Аның өстенлеге шунда: сорашу барышында тупланган мәгълүматлар планшетка кертелә, шулай ук сорауларга шәхси компьютер аша да җавап бирергә мөмкин. Кемнәрдер өчен халык исәбен алуда катнашу “Дәүләт хезмәтләре” порталы буенча уңайлы.

Әмма өлкән яшьтәгеләр катлаулы техника белән эшләүнең нечкәлекләрен белеп бетерми. Шәһәр читендә яшәүчеләргә стационар участокларга бару да мәшәкать тудыра.

- Без моның ише очракларны яхшы беләбез, - ди Башкортстан дәүләт статистикасының Октябрьский бүлеге җитәкчесе Ринат Зарипов. - Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: халык исәбен алуда шәһәрнең иң читтәге төбәкләренә дә барып җитәчәкбез, бер генә йорт-фатир да игътибарсыз калмаячак.

Шунысы куанычлы: Октябрьский исәп алучыларына әлеге максатка ирешүдә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, иренмә генә. Мәсәлән, шәһәрдә 32 исәп алу участогы оештырылган, җанисәпне 215 белгеч алып бара.

Шәһәрнең статистика хезмәте башлыгы бу уңайдан, вазыйфа бурычларын намуслы үтәп, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне билгеләп үтте. Атап әйткәндә, 4нче башкорт гимназиясе янәшәсендәге участокта халык исәбен алу аеруча актив бара. Контролерлар Елена Притула, Тамара Гайнуллина кул астында эшләүчеләрнең тырышлыгы мактауга лаек.

Фото: Зөлфия Хәкимова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: