+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2021, 17:10

Аэропорт бистәсендә ФАП ачылды

Республика белән идарә итү үзәгендә Уфаның Киров районы Аэропорт бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты төзелеше турында сөйләделәр.

Аэропорт бистәсендә ФАП ачылды
Аэропорт бистәсендә ФАП ачылды

Озак вакытлар авылда 720 кешегә бер генә ФАП та юк иде - монда яшәүче балалар һәм өлкәннәргә медицина ярдәме алырга шәһәргә йөрергә туры килде.
2020 елның 3 ноябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсендә комментарий калдырып, уфалы Зифа Мәгъфурова медпункт мәсьәләсен хәл итүне сорады.
Мөрәҗәгать республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылды.
Бистәдә медпункт төзүне 2021 елда Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча планлаштырылган, ләкин ул авыллар өчен актуаль, ә Аэропорт Уфаның Киров районына карый.
Сәламәтлек саклау министрлыгы башкала хакимияте белән бергә төзелешне финанслау ысулларын караган.
Республика белән идарә итү үзәге проблеманы 2021 елның 4 февралендә республика Башлыгы Радий Хәбиров уздырган «Сәламәтлек сәгате»нә чыгарганнан соң, эш тизләтелгән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм мэриягә әлеге мәсьәләне хәл итү йөкләтелгән. Нәтиҗәдә, төзелешне финанслауны «Уфа» халыкара аэропорты үз өстенә алган. Эшләрнең төп өлеше узган җәйдә башкарылган. 19 октябрьдә Аэропорт бистәсендә, Уфаның 1нче поликлиниканың һәм 2нче балалар поликлиникасының филиалы буларак, ФАП рәсми рәвештә ачылган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: