+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2021, 21:50

Төнлә дә җырлап-биеп һәм ашап утырганнар

Роспотребнадзор, полиция һәм шәһәр хакимияте вәкилләре Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимын кертү турындагы Указының ничек үтәлүе тикшерде.

Төнлә дә җырлап-биеп һәм ашап утырганнар
Төнлә дә җырлап-биеп һәм ашап утырганнар

Билгеле булуынча, 29 октябрьдә югары әзерлек режимын кертү турындагы Указга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, 23тән 6 сәгатькә кадәр, дистанцион сәүдәдән (китереп җиткерүдән) тыш, тамаша-күңел ачу чаралары һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү тыела.

Кичә Стәрлетамак шәһәрендә 24.00 сәгатьтән соң үткәрелгән рейд барлык оешмаларның да эш графигын Указ таләпләренә туры китереп үзгәртмәвен күрсәтте. Барлыгы 37 бина тикшерелде. "Мимино", "Рандеву", "Үзбечка", "Артель", "Большой", "Аристократ" рестораннары һәм кафелар эшен туктаткан, аларга карата кисәтүләр булмады. Шул ук вакытта чикләү чараларын тупас бозу очраклары да булды. Күпләр Башкортстан Башлыгы Указын белмәвенә сылтанды. Алар килүчеләргә хезмәт күрсәтә, ризык һәм алкоголь сата. Шул ук вакытта керү юлында термометрия үткәрелми, битлек режимы үтәлми. Кальян һәм бильярд клубларының берсе, рейд ясаучыларның кисәтүенә карамастан, эшен дәвам итә. Алар тикшерүчеләрне кабаттан кертмәгән: ишекләрне япканнар, шул ук вакытта бинадан музыка һәм шау-шу тавышы ишетелеп торган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәре судка тапшырылачак беркетмәләр төзегән. Мондый рейдлар даими нигездә үткәреләчәк.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: