+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2021, 15:04

"Без - күпмилләтле республика. Без яхшы яшәргә тиеш"

"Бездә элек тә халык исәбен алуга җитди карыйлар иде".

"Без - күпмилләтле республика. Без яхшы яшәргә тиеш"
"Без - күпмилләтле республика. Без яхшы яшәргә тиеш"

"Халык санын алуларда актив катнашкан өчен берничә бүләгем бар. Шулай булгач, мин бу процедураны яхшы күз алдына китерәм. Һәм конкрет кеше өчен, шәһәр өчен дә, республика өчен дә, тулаем ил өчен дә зур әһәмияткә ия булуын аңлыйм. Минем уйлавымча, бу процедурага күпләр аңлап карый.

Миңа калса, бу син яшәгән җирлекнең статусы өчен бик мөһим. Ә кешегә бит аның кайда яшәве һәм нинди статус булуы барыбер түгел. Менә миннән еш кына Республика көне әһәмиятен сорыйлар. Бу бәйрәм турында күпләр уйланмый да. Әмма минемчә, син яшәгән территория статусы өчен бик мөһим ул.

Беренчедән, бу - халыкның хәтере. Республика кебек дәүләтчелек элементлары. Алар бездә закон белән беркетелгән. Ә бу икътисадка да турыдан-туры бәйле. Халык санын алу тормыш дәрәҗәсен үстерүгә бәйле ресурс ул.

Халыкның үз милләтен күрсәтү дә мөһим. Теләсә кайсы административ берәмлек төзү өчен беренчел төшенчәләр - ул халык, этнос, милләт, дәүләт, гореф-гадәт, мәдәният төшенчәләре. Болар барысы да үзара бәйләнгән. Шуңа күрә мин атаган исемлектән нәрсәнедер төшереп калдыру дөрес түгел.

Без - бөек Русия составында тулы бер дәүләт. Хәзер дөнья катлаулы, бигрәк тә икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләр турында әйтәсем килә. Барысы да милли мәнфәгатьләрне сакларга тырыша. Ләкин әгәр без, гомумән, "милләт" төшенчәсеннән китсәк, башка төшенчәләр дә юыла. Бу дөрес түгел, чөнки бездә искиткеч республика, искиткеч территория, гаять зур ресурслар. Без яхшы яшәргә тиеш", - ди 2003-12 елларда республика Хөкүмәте вице-премьеры булган Фидус Ямалтдинов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: