Русия "Гидрометеорология" үзәге синоптиклары ноябрьдә Башкортстанда һава торышының нинди булачагы турында хәбәр итте.
Синоптиклар мәгълүматларына колак салсак, кышкы киемнәрне беразга чыгармый торсак та була.
Белгечләр фаразлары буенча, агымдагы елның ноябрендә Башкортстан буенча уртача айлык һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак (норма -5,1°) көтелә.
Төбәкнең төньяк районнарында айлык явым-төшем нормадан кимрәк, ә көньяк районнарда нормага якын булыр дип көтелә.
Фото: городелабуга.рф