+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2021, 16:00

Стәрлетамакта төнге бар өчен указ "нипричум"мы?

Кичә Стәрлетамакта төнге сәгатьләрдә эшләүче объектларны чираттагы тикшерүләр узды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, полиция һәм шәһәр хакимияте вәкилләре Башкортстан Башлыгы указының 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне тыю турындагы таләпләрнең ничек үтәлүен тикшерде.

Стәрлетамакта төнге бар өчен указ "нипричум"мы?
Стәрлетамакта төнге бар өчен указ "нипричум"мы?

Рейдта катнашучылар 30дан артык бинаны тикшерде: алар - кафе, рестораннар, кальян, бильярд, сыра барлары. Биналарның күбесенә кисәтү ясалмады, хәтта беренче рейдта җитди хокук бозулар булганнарының да ябылганы ачыкланды.

Шул ук вакытта югары әзерлек турындагы указ нигезләмәләрен үтәргә теләмәүче объектлар да калган әле. Шулай, "BAR CENTRAL" алкоголь, тәмәке, кальян кулланучы кешеләр белән тулы иде. Шул ук вакытта үзәк керү юлы бикле булган һәм тикшерүчеләр хезмәткәрләр бүлмәсе аша кергән. Биредә беркем дә таралышырга уйламый, күңел ачу кызганнан-кыза.

Хезмәткәрләр сүзләренә караганда, югары әзерлек турындагы указ нигезендә яңа эш режимы турында алар белә, әмма аларның эшчәнлеге шундый, имеш. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм полиция әлеге хәлгә карата беркетмәләр төзеде, алар судка тапшырылачак.

Хәзерге вакытта ике рейдның да материаллары карап тикшерелә. Бар эшчәнлегенең вакытлыча туктатып торылуы һәм хуҗаларына штраф салынуы ихтимал.

Рейдлар 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Instagram

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: