+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2021, 16:15

Транспортта йөрү хәвефсез булсын өчен

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Уфа хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәсе белән берлектә маршрутларга чыгу алдыннан җәмәгать транспортын әзерләүне контрольдә тотуны көчәйтте.  

Транспортта йөрү хәвефсез булсын өчен
Транспортта йөрү хәвефсез булсын өчен

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Уфа хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәсе белән берлектә маршрутларга чыгу алдыннан җәмәгать транспортын әзерләүне контрольдә тотуны көчәйтте.

Күчмә составны өстәмә санитар эшкәртү Уфа электр транспорты муниципаль идарәсендә дә алып барыла. Көн саен махсус состав белән 164 троллейбус һәм 140 трамвай эшкәртелә.

Җәмәгать транспорты эш тәмамланганнан соң, кич белән дезинфекцияләнә, шулай ук рейслар арасында контакт өслекләре вируска каршы компонентлы дезинфекция чарасы белән каплатыла.

- Депога кайтканнан соң, барлык электротранспорт салоннары микробларга каршы химик чаралар ярдәмендә эшкәртелә һәм иртән үк троллейбус һәм трамвай рейска чиста һәм хәвефсез чыга алсын өчен юыла, - дип сөйләде троллейбус депосы башлыгы Радик Гыйззәтуллин.

Пассажирлар өчен дезинфекция чарасы хәвефсез санала — ул сертификатлаштырылган, зарарлы матдәләр юк.
Хезмәткәрләр дә көн саен контроль үтә: сменага кадәр һәм аннан соң барлык троллейбус һәм трамвай йөртүчеләрне тикшерәләр. Коронавируска бәйле рәвештә, гомум тикшерүнең стандарт процедураларыннан тыш, машина йөртүчеләрнең рейс алдыннан температурасын үлчиләр. Транспорт предприятиеләрендә битлек режимы да катгый саклана.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: